Результаты поиска
- үзара гәпләшеп алгач, кичәге җирсез совет крестьяннары бердәм фикергә киләләр: «Бөтенесе җирдә, бөтен хикмәт аның кемнеке булуында». Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- германиядә, әйтергә кирәк, польшада һәм башка Көнчыгыш Европа илләрендә, Көнбатыш илләрен инде әйтеп тә тормастан, җиргә аны эшкәрткән кешеләр хуҗа булып торганнар. Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- Совет гаскәрләре арасында, бигрәк тә авылдан чыкканнары арасында, Гитлер гаскәрләре белән инде германиянең үз территориясендә хәлиткеч сугышка керү алдыннан бер «агитка» йөри башлаган: янәсе, әгәр сугышны җиңү белән төгәлләсәк, Сталин колхозларны таратырга, ә җирне авыл кешеләренә, беренче чиратта, янәсе, җиңүче сугышчыларга бирергә вәгъдә иткән. Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- Берәүләр бу «агитка» ны Совет Армиясе агитпромы тараткан дип уйлый: янәсе, хәлиткеч сугышлар алдыннан сугышчыларның рухын күтәрер өчен «алдавыч» таратканнар. Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- Башкалары моны солдат сөйләүләре дип кабул итә. Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- Ничек кенә булмасын, кан коюлы сугыштан талчыккан безнең ир-атлар, кичәге җирсез крестьяннар, туган җирләрен, гаиләләрен сагынып, татлы хыялларга чумганнар: «Менә өйгә кайтырмын да җир алырмын һәм шушы рациональ немец бюргерлары кебек үк хуҗалык итәрмен». Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- Кызганычка каршы, сугыштан соңгы бөтен ярты гасыр буена бу хыяллар барыбер шул чынга ашмаслык хыяллар булып кына калды. Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- Ихтимал, бүген туган Татарстан җирендә шул токымның берән-сәрән исән калган кешеләренә әҗәл җитәр алдыннан кыска вакытка гына булса да үзләрен җирнең чын хуҗалары итеп тоеп карау һәм бу кыйммәтләрне инде улларына һәм кызларына түгел, ә оныкларына, оныкларының балаларына тапшыру бәхете туры килер. Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- президент сүзе — Без барыбыз да күп кенә Россия сәясәтчеләренең шау-шулы бәхәсләрдә ни өчен чит ил фирмалары һәм компанияләренең Россия икътисадына акча салмаулары сәбәпләрен, гаеплеләрне эзләүләренә шаһит булып торабыз. Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)
- Бөтен дөньяда инвестицияләрне рәсмиләштергәндә, кредиторлар беренче чиратта җир мөнәсәбәтләренә карыйлар. Шәфыйков Ягъсуф Долмаганович . БЕР ОЧРАШУ — БЕР ГОМЕР (Мәшһүр татарларның гыйбрәтле язмышлары турында 17 әңгәмә)